Түбән Камада районыбызның төп финанс органы – бюджет һәм финанслар департаментының 60 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм татар драма театрында оештырылды, анда финанс хезмәте ветераннарын һәм департаментта эшләүче хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр.
Бүген учреждение белән Светлана Логинова җитәкчелек итә. Залда ведомство тарихын булдыручылар һәм аны бүген «язучылар» җыелды. Хәзер җирле бюджетны 21 хезмәткәр формалаштыра. Нәкъ менә алар муниципалитетның керемнәрен һәм чыгымнарын контрольдә тота, шәһәрнең финанс тотрыклылыгын тәэмин итә. Тантанада Түбән Каманың иҗат коллективлары җырлар һәм биюләр белән чыгыш ясады.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев җыелучыларга территория үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Түбән Кама муниципаль районы Советы исеменнән иң яхшы белгечләргә лаеклы бүләкләр тапшырылды. Хезмәткәрләр 20 һәм 30 еллык намуслы хезмәтләре өчен бүләкләр, Рәхмәт хатлары, шулай ук Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертелү турында таныклыклар алдылар.

