ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Гражданлык җәмгыятен үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Рәисе премиясенә гаризалар кабул ителә башлады
Җәмгыять
  • 08 Сентябрь 2026 - 14:07
  • Караулар: 13

Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен ТР Рәисе премиясен алуга документлар кабул ителә башлады.

Катнашуга проектлары җәмәгатьчелектә танылу алган һәм социаль өлкә, коммерцияле булмаган сектор һәм гражданнар җәмгыяте үсешенә зур өлеш керткән гражданнарны, иҗтимагый һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларны чакыралар.

Документлар 2026 елның 5 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан, Батурин ур., 7 йорт, каб. 134, белешмәләр өчен телефон: (843) 567-80-94.

Катнашу шартлары һәм кирәкле документлар турында тулырак – мәгълүмат Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы сайтында.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^