Түбән Камада махсус хәрби операция катнашучыларына һәйкәл ачуга һәм һәлак булган геройларның исемнәре язылган мемориаль такталар урнаштыруга актив әзерләнәләр.
Шуңа бәйле рәвештә 5 сентябрьгә кадәр кирәкле документлар җыела:
• Фамилиясен, исемен һәм атасының исемен урнаштыруга шәхси гариза;
• Мөрәҗәгать итүченең шәхесен таныклаучы документның күчермәсе;
• Һәлак булучының туу турында таныклыгы күчермәсе;
• Үлем турында таныклыкның күчермәсе;
• Военкоматтан үлем турында белешмә яки хәбәрнамә күчермәсе.
Гариза бирү өчен түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: Тынычлык проспекты, 60, 15 нче кабинет. 5 сентябрьдән соң «Патриот» үзәгенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Үзәк урам, 86 йорт, 3 кат, методика бүлеге мөдире кабинеты. 5 сентябрьдән соң бирелгән гаризалар алга таба каралачак һәм һәйкәлгә елга бер мәртәбә урнаштырылачак.
Кабул итү: 09:00 дән 16:00 гә кадәр (12:00 дән 13:00 гә кадәр тәнәфес)

