11 июльдә «Гаилә» паркында «Знаковое место» халык мәдәнияте фестивале узачак. Россиянең төрле шәһәрләрендә гамәлгә ашырыла торган әлеге проект традицион халык мәдәниятенең яшьләр өчен актуаль һәм кызыклы була алуын күрсәтә.
Фестиваль СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы ярдәмендә уза. Барлык вакыйгалар да алдан теркәлү буенча бушлай, сез аны фестиваль төркемендә таба аласыз: https://vk.com/znakovomesto
Фестивальнең иҗади үзәген тематик лабораторияләр тәшкил итәчәк, анда кунаклар практика һәм үз тәҗрибәләре аша халык мәдәнияте белән таныша алачак.

