ТР Мәдәният министрлыгы «Татарстан Республикасының Земство мәдәният хезмәткәре -2026» программасы буенча белгечләрне авылларга һәм кече шәһәрләргә чакыра. Катнашучыларга 1 млн сум түләнә.
Республиканың мәдәният оешмаларындагы вакантлы вазыйфалар исемлеге: https://mincult.tatarstan.ru/file/pub/pub_5033467.pdf.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 15 июльгә кадәр https://mincult.tatarstan.ru/file/pub/pub_4695334.pdf документлары нигезендә minkulttatarstan@yandex.ru электрон почтасына кабул ителә.

