Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллияте медиаүзәге Урта һөнәри белем бирү яшьләр медиаүзәкләренең IV бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңү яулады. Ярышлар йомгаклары буенча уку йорты командасы округ этабында Татарстан исеменнән чыгыш ясау хокукына ия булды.
Алдагы этап Россия Федерациясенең төрле субъектларыннан алдынгы студент медиакомандалары катнашуын күздә тота һәм федераль финалга чыгу өчен сайлап алуның төп этабы булачак.
Конкурс «Профессионалитет» федераль проектын «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектын популярлаштыруга юнәлдерелгән, эшче һөнәрләрнең абруен күтәрүгә һәм илнең кадрлар потенциалын үстерүгә ярдәм итә.

