ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
«Гаилә» паркында «Клуб җәе» башлана: бөтен гаилә өчен файдалы ял
Балалар
  • 02 Июль 2026 - 08:57
  • Караулар: 14

Бүген «Гаилә» паркында «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы кысаларында СИБУР ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган «Клуб җәе» спорт-күңел ачу программасы старт ала. Бәйрәм 15:00 сәгатьтә башлана.

Кунаклар өчен шәп программа әзерләнгән, анда һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль таба ала:

• скетчинг, креатив брелоклар һәм аксессуарлар ясау, гипс фигуралар һәм шопперлар буяу буенча иҗади мастер-класслар;

• күңелле өстәл уеннары;

• Бадминтон буенча спорт эстафеталары һәм ярышлар;

• Призлы конкурслар һәм дәртле аэробика.

Ял күңелле генә түгел, файдалы да булсын өчен, парк территориясендә экологик акция узачак. Иске батареялар һәм пластик шешәләр алып кил дә аларны татлы бүләккә алыштыр!

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^