Түбән Камада магистраль җылылык челтәренең яңа участогы салыначак, ул Корабельная урамындагы торба үткәргечне Тынычлык проспектындагы җылылык трассасы белән тоташтырачак. 750 метр озынлыктагы әлеге боҗра җылылык бирүнең резерв схемасын булдырачак.
Әлеге эшләр аварияләр яки планлы ремонтлар вакытында өзлексез җылылык белән тәэмин итүне гарантияли, шулай ук яңа микрорайоннарны челтәргә тоташтырырга мөмкинлек бирәчәк.Проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырылачак. Аның кушуы буенча бу максатларга республика бюджетыннан 220 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән.

