Перинаталь үзәкле район балалар хастаханәсендә капиталь ремонттан соң яңартылган бактериология лабораториясе ачылды. Ел саен аның белгечләре, балалар һәм өлкәннәр өчен хезмәт күрсәтеп, 250 меңгә якын тикшеренү башкара.
Лаборатория әлеге биналарны 2008 елдан алып тора, әмма моңа кадәр биредә бары тик косметик ремонт белән генә чикләнгәннәр. Эшләрне кыска вакыт эчендә төгәлли алганнар – ярты ел эчендә лаборатория бик нык үзгәргән. Яңарту процессында бүлекчә хезмәткәрләре мөһим роль уйнаган.

