Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә зур бәйрәм белән Халыкара шәфкать туташы көнен билгеләп үттеләр. Консультатив-диагностик поликлиникасының актлар залында тармак хезмәткәрләре һәм ветераннары җыелды.
Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев шәфкать туташларына авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде: «Шәфкать туташы һөнәре — гаять зур җаваплылык, шәфкатьлелек һәм кешеләргә чын хезмәт күрсәтү». Ул иң яхшы һөнәр ияләрен мактау грамоталары белән бүләкләде.
Бәйрәмне «Илһам» татар эстрада ансамбле һәм «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле чыгышлары бизәде.

