Түбән Каманың ЗАГС идарәсендә бриллиант парларның тантаналы парады узды - 60 ел бергә яшәүче дүрт гаилә: Белоусовлар, Саяровлар, Вовклар һәм Гребешковлар гаиләләре котланды. Шәһәрнең үзенә дә нәкъ шуның кадәр үк яшь булуы символик. Юбилярларның күз алдында һәм куллары белән Түбән Кама төзелә: заводлар салына, мәктәпләр ачыла, парклар булдырыла.
Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы исеменнән юбилярларга рәхмәт хатлары тапшырылды. Тантана азагында гаиләләр мактау китабына үз имзаларын калдырып, яшь буынга теләкләрен яздылар: «Бер-берегезне кабул итегез, юл куегыз һәм яратыгыз».

