ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада беренче муниципаль «Зур ата-аналар җыелышы. Мөһим нәрсәләр турында диалоглар» чарасы узды
Җәмгыять
  • 13 Май 2026 - 14:43
  • Караулар: 10

Халык иҗаты йортында беренче муниципаль ата-аналар җыелышы - «Зур ата-аналар җыелышы. Мөһим нәрсәләр турында диалоглар» чарасы узды. Очрашуда 500 дән артык кеше катнашты: балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары, мәктәпкәчә белем бирү системасы белгечләре, педагоглар, социаль өлкә һәм руханилар вәкилләре.

Ачык диалог форматында катнашучылар мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәламәтлеген саклау, балаларга рухи-әхлакый һәм гражданлык-патриотик тәрбия бирү, шулай ук гаилә белән мәгариф учреждениеләренең үзара бәйләнеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Спикерлар сыйфатында Уфадан педагогика фәннәре кандидаты Гүзәл Шабаева, Түбән Каманың мәктәпкәчә белем бирү системасы җитәкчесе Светлана Андрианова, педагоглар, психологлар, пешекчеләр һәм шәһәрнең мәктәпкәчә учреждениеләре җитәкчеләре чыгыш ясады.

В Нижнекамске прошло первое муниципальное «Большое родительское собрание. Диалоги о важном»

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, балаларга ярдәм итү һәм үсеп килүче буынны үстерү өчен шартлар тудыру шәһәрнең төп бурычларының берсе булып кала. Район башлыгы шулай ук әти-әниләргә чарада актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм гаиләләр, педагоглар һәм экспертлар арасында ачык аралашуның мөһимлеген ассызыклады. «Тулы зал бу мәсьәләләргә зур кызыксыну булуын күрсәтә. Мондый очрашулар бик мөһим, чөнки барыбызны да иң мөһим кешеләр - балаларыбыз берләштерә», - диде ул.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^