Түбән Камада җәмәгать киңлекләрен талпаннарга каршы эшкәртү эше дәвам итә. 29 апрельдән 4 майга кадәр «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе филиалы белгечләре гомуми мәйданы 139,9 га булган территорияне эшкәрттеләр.
Эшләр түбәндәге урыннарда башкарылды:
✓ Шәһәр белән янәшә урнашкан Красный Ключка кадәрге «Шифалы» урман массивы
✓ Красный Ключ поселогындагы экосукмак
✓ «Гаилә» паркы
✓ «Батыр» спорт комплексы артындагы экосукмак
✓ Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркы
7 майда Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогындагы «Оазис» паркында һәм «Сөенеч» скверында талпаннарга каршы эшкәртү эшләрен башкарырга планлаштыралар.
Моннан тыш, Түбән Кама һәм Кама Аланындагы Сабантуй территорияләре бәйрәм чаралары башланырга 5-6 көн кала өстәмә эшкәртеләчәк.

