Түбән Камада бу җәйдә җәмәгать киңлекләрендә 150 дән артык чара узачак. Алар барысы да шәһәрнең 60 еллыгына багышлана. «Эшлекле дүшәмбе»дә масштаблы программаны Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Кәримуллина тәкъдим итте.
Шәһәр халкын һәм кунакларны театральләштерелгән тамашалар, концертлар, мастер-класслар, фестивальләр, гаилә, спорт һәм балалар чаралары көтә. Актив җәйге программа шәһәрдә генә түгел, авыл җирлекләрендә, шулай ук Кама Аланында да узачак, милли традицияләрне һәм заманча ял форматларын берләштерәчәк.
Төп вакыйгалар арасында түбәндәгеләр бар:
✓ «Татарстанда Җәй» республика проекты кысаларындагы чаралар;
✓ «Татнефть» оешмасының «Шәһәрнең мәдәни мохите» проекты;
✓ СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы кысаларында активлыклар;
✓ Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган патриотик акцияләр;
✓ Спорт эстафеталары, ярышлар һәм проектның дәвамы;
✓ «Сәламәт Түбән Кама»;
✓ Бөтенроссия һәм Халыкара даталарны бәйрәм итү;
✓ Традицион фестивальләр һәм яшьләр активлыклары.

