ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
ТР Премьер-министры А.В.Песошин Ленинградны фашистлар блокадасыннан азат итү көне белән котлады
Рәсми
  • 27 Гыйнвар 2026 - 09:10
  • Караулар: 220

Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне совет гаскәрләре тарафыннан Ленинградны немец-фашист блокадасыннан тулысынча азат итүнең 82 еллыгы белән котлыйм.

1944 елның 27 гыйнвары – Бөек Ватан сугышының иң мөһим даталарының берсе. Дөнья тарихында немец-фашист илбасарларына каршы авыр көрәш көннәрендә халкыбыз күрсәткән батырлыкка тиң булган батырлык бүтән беркайда да юк.

Безнең барыбыз өчен дә әлеге тарихи вакыйга күпмилләтле халкыбызның какшамас ныклык, үзара ярдәмләшү һәм бердәмлек үрнәге булып тора.

Бүген үз гомерләре бәрабәренә җиңү өчен көрәшкән һәркемгә, шулай ук ветераннарга һәм Блокадалы Ленинградта яшәүчеләргә аны саклаганнары өчен рәхмәт сүзләре җиткерәбез.

Кадерле ветераннар! Бу истәлекле көндә чын күңелдән нык сәламәтлек, озын гомер, иминлек һәм иртәгесе көнгә ышаныч теләп калабыз.

 Татарстан Республикасы Премьер-министры

 А.В.Песошин

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^