Килүчеләр бөтен гаиләләре белән вакытларын кызыклы итеп үткәрә, әйләнә-тирә дөнья турында күбрәк белә һәм гаҗәеп кешеләр белән таныша алачак.
Экскурсия вакытында катнашучылар:
• йонлач, канатлы һәм тәңкәле хайваннар белән очрашачаклар;
• аларның тормышы һәм гадәтләре турында бик күп кызыклы нәрсәләр белерләр;
• табигатькә сакчыл караш турында сөйләшәчәкләр;
• пластикны ни өчен сортларга аерырга кирәклеге һәм аны ничек эшкәртүләрен ачыкларлар.
Экскурсияләр кемгә туры килә? Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары һәм өлкәннәр - табигатьне яратучы һәм планетабызның киләчәге турында кайгыртучы һәркем өчен.
Экскурсияләр түбәндәге көннәрдә уза:
• пәнҗешәмбе көннәрендә — 09:00 дән 14:00 гә кадәр;
• шимбә көннәрендә — 11:00 дән 15:00 гә кадәр уза.
Язылу һәм тулырак мәгълүмат: +7 (995) 332-83-41 (Дарья Вячеславовна)

