Түбән Кама мэры Радмир Беляев якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады һәм барлык ханымнарга бүләк ясады:
«Кадерле ханымнар, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан сезгә күңелле яңалыгым бар. Сез - Түбән Каманың йөрәге. Сез өй җылысын саклыйсыз, балалар тәрбиялисез, һөнәри югарылыкка ирешәсез, иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнәсез, тормышларыбызны игелеклерәк һәм матуррак итәсез. Рәхмәт сезгә!
Түбән Каманың барлык ир-атлары исеменнән мөрәҗәгать итеп, рәхмәт белдерү һәм кайгырту йөзеннән шатлыклы хәбәр җиткерәсем килә: 8 мартта Түбән Каманың җәмәгать транспортында йөрү барлык хатын-кызлар өчен бушлай булачак.
Бу көн шатлык, елмаю һәм күңелле сюрпризлар белән тулы булсын!».

