Шәһәр яңгыр канализациясен чистарту эшләренә әзерләнә, бу көчле яңгырлар вакытында Түбән Кама урамнарын су басу проблемасыннан арындырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта НТР-24 телеканалында туры эфир барышында шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр итте.
«Безгә яңгыр канализацияләрен җитди чистартырга кирәк. Яңгыр сулары тула, без аларны чистартабыз, әмма профессиональ техника кирәк», – дип ассызыклады Түбән Кама муниципаль районы башлыгы. Ул билгеләп үткәнчә, гамәлдәге методлар инде эш күләмен үти алмый һәм проблеманы хәл итү өчен «Параметр» компаниясе белгечләрен җәлеп итәчәкләр.
Республика программасы кысаларында бу максатларга 30 миллион сумлык лимит бүлеп бирелгән. Бу чаралар көчле явым-төшем вакытында ачыклана торган проблемалы урыннарда яңгыр суларын чистартырга мөмкинлек бирәчәк.
