ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада Бакый Урманче урамын һәм Мәктәп бульварын реконструкцияләү планлаштырыла
Иҗтимагый киңлекләр
  • 31 Март 2023 - 12:15
  • Караулар: 75

Түбән Кама мэры Рамил Муллин шәһәр проспектларын төзекләндерүне планлаштыру кысаларында күчмә киңәшмә үткәрде.

Беренче булып Бакый Урманче урамындагы җәяүлеләр зонасын реконструкцияләү турында фикер алыштылар. Белгечләр эшне апрель уртасында ук башларга ниятли. Рамил Муллин җаваплы хезмәтләр белән берлектә зур эшнең һәр этабы турында фикер алышты.

Уңайлы һәм тыныч ял итү өчен парклетлар урнаштырылачак (кечкенә ял итү зонасы). Яшелләндерүгә килгәндә, сквер территориясендә өстәмә рәвештә мәңге яшел  наратлар һәм чыршылар, ак агач куаклары, сирень, җимеш агачлар  утырту планлаштырыла. Шулай ук рокарий  (таш һәм башка минераль материалны төрле үсемлекләр белән берләштергән композиция), чәчәкләр һәм арт-объектлар белән  бизәләчәк.

Берничә мәйданчыкны   прокат пунктына, кафе  бизнесына бирергә планлаштырыла. Мәктәп каршында план буенча урам музыкантлары өчен кечкенә сәхнә урнаштырылачак.

Рамил Муллин шәһәр архитекторына  сквер территориясендә урнашкан сәүдә бинасы фасадын  яңарту буенча  эскиз  тәкъдим итү бурычын куйды, чөнки сәүдә бинасы  сквер концепциясенә туры килми һәм  урам  күренешен боза. Шулай ук Түбән Кама мэры архитектордан банк бинасы янындагы биналарның фасадларын саклап калуны сорады.

Төзүчеләр проспектындагы 50 нче йорт белән «Надежда» үзәге арасында  машина куя торган урынны 20 урынга арттырырга планлаштырыла. Моннан тыш, белгечләр билгеләп үткәнчә, «Олимп» сәүдә үзәге янында  проспекттан  1000 урынга исщплщнгщн машина кую урыны ясалачак.

НХТИ ягыннан скверга кергәндә   студентлар  өчен мәйданчык булачак. Шәһәрлеләрнең иминлеге һәм тәртип саклау максатыннан,  видеокамералар урнаштыру планлаштырыла.

Шулай ук  Мәктәп бульварын төзекләндерү эскизлары да  каралды. Беренче чиратта,  анда Төзүчеләр скверын төзекләндерү планлаштырыла.  Монда  аларның һөнәри бәйрәмнәрен зурлап билгеләп үтәчәкләр. Мәйданны беренче төзүчеләр, тарихи шәхесләр һәм Түбән Каманың мактаулы гражданнары турында интерактив мәйданчыклар белән дә тулыландырачаклар. Шулай ук Рамил Муллин мактау тактасына шәһәр халкын гына түгел, район халкын да кертергә тәкъдим итте.

Территория  өч зонага бүленә: аллея, сквер һәм мәйдан. Аллея зонасында ике параллель брусчаткадан йөрү өчен урын  калдырырга планлаштырыла, алар  «яшел» полосалар һәм ике велосипед юлы белән аерылачак.

Музей каршында функциональ паблик-арт булачак, аның ярдәмендә учреждениедә масштаблы чаралар һәм күргәзмәләр үткәрү өчен урам мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Шулай ук анда ярминкә инфраструктурасын үстерү һәм паркетлар урнаштыру планлаштырыла. Әлегә ике мәйданчык – воркаут һәм балалар өчен уен мәйданчыгы  каралу  стадиясендә.

Шулай итеп,  Түбән Каманың  иҗтимагый  киңлекләре белән  җәяү йөрү маршруты берләштереләчәк. Шулай ук велосипед маршруты да боҗра хасил итәчәк.

 


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^