«Түбән Кама» алгарышлы үсеш территориясендә «Совитал» суыткыч җайланмалары һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре җитештерү заводы ачылды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасарлары Михаил Юрин һәм Альберт Кәримов тантананың мәртәбәле кунаклары булды.
Предприятиедә металл кисүдән алып әзер продукция чыгаруга кадәр тулы цикллы серияле җитештерү оештырылган. Рулонлы корыч кисү буенча автоматлаштырылган линияләр, корпусларны пенополиуретан белән тутыру буенча югары җитештерүчән комплекс, суыткыч шкафларны җыю буенча конвейер линиясе урнаштырылган.
Җитештерүне локальләштерү дәрәҗәсе 65 проценттан артып китә. 119 эш урынына исәпләнгән завод елына 50 мең эшләнмә җитештерергә сәләтле.

