ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама шәһәр музеенда Фирдәвис Хановның архитектура эшләре күргәзмәсе ачылды
Шәһәрдәш
  • 11 Февраль 2022 - 14:40
  • Караулар: 334
Шәһәр музеенда гадәти булмаган күргәзмә ачылды: диварларда гадәттәге табигать күренешләре, картиналар урынына шәһәрнең архитектура үзенчәлеген чагылдырган фотолар, матур рәсемнәр. «Язмышыма рәхмәтлемен» күргәзмәсе үз һөнәренә 44 ел гомерен багышлаган, РФ һәм ТР атказанган архитекторы һәм Түбән Каманың мактаулы шәхесе Фирдәвис Хановның 70 яшьлегенә һәм шәһәрнең 55 еллыгына багышлана.

Монумент Победы, ЗАГС и Святой Ключ: в городском музее работает выставка архитектурных работ Фирдависа Ханова

Менә - Җиңү монументы, Җәмигъ мәчет, Габдулла Тукай паркы, шагыйрь әсәрләре персонажлары сыннары рәсемнәре, нефтехимиклар һәм шинчылар скверлары, «Кояшлы Алан», Н. Лемаев, Е. Королев, М. Җәлил, Олы Аты һәм Сименеево авылларында Бөек Ватан сугышы ветераннарына куелган һәйкәлләр, ГХАТ һәм нотариаль контора биналары, Яшьлек урамындагы «Теремок», Саклык банкы, «Пальмира», «Ансат» сәүдә үзәкләре, «Ильинка» мәдәни-спорт комплексы, 84 нче серияле торак йортларның төсле пыяла белән декоратив бизәлеше, Изге Чишмә, Әхсән Фәтхетдинов музее һәм Кызыл Чишмәдәге яр буе, Кама Аланында «Оазис» һәм Яшьләр паркы... Шәһәрнең йөзен тудыручы 60 тан артык объект, алар барысы да истә калырлык һәм Фирдәвес Ханов тарафыннан яраткан Түбән Камабыз өчен булдырылган!

Казан инженер-төзелеш институты дипломына ия белгеч Түбән Камага хатыны белән 1978 елның октябрендә килеп урнашкан, ул чагында аңа 27 яшь булган. Моңа кадәр армиядә хезмәт иткән һәм заводта эшләгән. Башта архитектор яшь шәһәрдә тәҗрибә тупларга, фатир алырга һәм аны Казанда алыштырырга уйлый. Әмма Бөтенсоюз төзелеше тизлеге һәм кызыклы максатлар Хановны гаҗәпкә калдыра, һәм ул, баш-аягы белән күмәк эшкә чума. Эш күбәя, уйлар кызыграк була бара, башкалага күчү турындагы фикерләр дә әкренләп тарала башлый. Тора-бара яшь архитектор үзенчәлекле проектлары, максатчанлыгы, иҗадилыгы белән үзеннән тәҗрибәлерәк хезмәттәшләрен дә таң калдыра. Республика һәм бөтенроссия бәйгеләрендә дә аның эшләре югары бәя ала.

Монумент Победы, ЗАГС и Святой Ключ: в городском музее работает выставка архитектурных работ Фирдависа Ханова

Күргәзмәдә аның күп кенә дипломнары, рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары да урын алган. Фирдәвис Гайнетҗан улы хаклы рәвештә Татарстанның һәм Россиянең атказанган архитекторы исемен йөртә, ул ТР һәм РФ Архитекторлар берлеге әгъзасы, берничә тапкыр Россиянең иң яхшы архитекторы буларак танылган, Россия баш архитекторлар советы аны «Алтын кентавр» билгесе белән бүләкләгән. Бүләкләр арасында үз вакытында популяр булган күкрәк билгесе дә бар - «1979 елгы социалистик ярыш җиңүчесе». Моннан тыш, ул - Түбән Каманың мактаулы гражданины.

Монумент Победы, ЗАГС и Святой Ключ: в городском музее работает выставка архитектурных работ Фирдависа Ханова

Күргәзмәдәге зур-зур рәсемнәр арасында җирле газеталарның исемнәре күрсәтелгән кечкенә стенд та урын алган. Ачыкланганча, Ханов әлеге басмаларның җитәкчеләре үтенече буенча, газеталарга логотиплар да эшләгән икән.

Архитектура эшләре күргәзмәсе комплекслы музейда 27 февральгә кадәр эшли (10:00 -18: 00 сәгатьләрдә, дүшәмбедән кала), рәхим итегез!

«Ваша газета» хәбәрчесе Газимҗан Сабиров материалларыннан.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^