ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
«Түбән Кама Нефтехим» подрядчылары «Алмаш» укыту-тренировка базасы территориясен чистартырга булышты
Игелекле эшләр
  • 06 Март 2026 - 16:34
  • Караулар: 127

«Ямата» подряд оешмасының «Түбән Кама Нефтехим»да инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга җәлеп ителгән эшчеләре «Алмаш» хезмәткәрләренә карны чистартырга булыштылар. Ирекле ярдәмчеләр корпуслар арасындагы юлларны чистартты.

Үзбәкстаннан килгән электриклар һәм ярдәмче эшчеләр шатланып укыту-тренировка базасына ярдәм итәргә теләк белдерде. «Ямата»ның 10 хезмәткәре бергәләп көрәк алып эшкә тотынды. «Без ярдәмгә мохтаҗларга һәрвакыт булышырга әзер», - диде «Ямата» компаниясе кураторы Бәйрәм Амуршаев.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^