Бүген Казаннан Дагыстанга су басудан зыян күрүчеләр өчен республика гуманитар конвоен җибәрделәр. Аның составында — Түбән Камада җыелган йөк. Колоннаны ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин озатты.
Йөкне озатуда Түбән Каманы «Яшь гвардия» вәкилләре тәкъдим итте. Алар белән бергә бу ярдәмгә «Игелекле йөрәкләр» төркеме волонтерлары, эшмәкәрләр, мәктәпләр, битараф булмаган халык та үз өлешләрен кертте. Гуманитар ярдәм составына иң кирәкле әйберләр керде.

