ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама яңа территорияләргә гуманитар ярдәм җибәрәчәк
Игелекле эшләр
  • 03 Март 2026 - 13:51
  • Караулар: 66

Лисичанск, Рубежное шәһәрләрендә һәм башка торак пунктлардагы күршеләребезгә ярдәм итү шәһәрнең инде күркәм традициясенә әверелде. Март уртасында чираттагы гуманитар йөкне җибәрү планлаштырыла.

Түбәнкамалылар хастаханәләргә һәм госпитальләргә эчәргә яраклы су, медикаментлар, урын-җир, шулай ук өлкәннәр өчен памперслар бирә алалар. Вакытлыча урнашу пунктлары өчен көнкүреш техникасы кирәк: электр чәйнекләре, суыткычлар, микродулкынлы мичләр. Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш ихтыяҗлары өчен-инструментлар, ныгытмалар сорала.

Гуманитар ярдәмне 10 мартка кадәр «Бердәм Россия»нең Студентлар урамындагы 9 нчы йортта урнашкан җәмәгать кабул итү бүлмәсенә һәм Химиклар проспектындагы 72Б йортындагы «Игелекле йөрәкләр» пунктына алып килергә мөмкин.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^