“Түбән Кама Нефтехим” УЭТП хезмәткәрләре традицион өмәдә катнаштылар, бу юлы Бакый Урманче бульвары территориясендә. Шәһәр мохитен чисталыкка һәм төзекләндерүгә юнәлдерелгән чарада, предприятие хезмәткәрләрен һәм аларның гаилә әгъзаларын да кертеп, 60 тан артык кеше катнашты.
Өмә барышында коелган яфракларны, корыган ботакларны һәм чүпләрне җыйдылар. Җыелган калдыкларның гомуми күләме бер тоннага якын тәшкил итте. Чүп чыгару предприятие көче белән оештырылды.
Сирингарийга – сирин куаклары утыртылган участокка аерым игътибар бирелде. Исегезгә төшерәбез, сирингарий 2023 елның көзендә СИБУРның «Яшел формула» урман-климат программасы кысаларында салынды һәм Идел буенда иң эресе булып тора.
«Стратегик яктан мөһим урыннарны сайладык — бу җыештыру гына түгел, ә шәһәр халкының уңайлылыгына өлеш кертү», — дип ассызыклады ФСХО баш эксперты һәм “Түбән Кама Нефтехим” УЭТП профсоюзы рәисе Фәнзил Шиһапов.
Киләчәктә Түбән Кама территориясен төзекләндерү эшен дәвам итү планлаштырыла.

