Бүген Түбән Камадан махсус хәрби операциягә 102 нче гуманитар конвой китте. 12 тоннадан артык йөк - 3,5 млн сумнан артык 70 позиция. Барысы да Лисичанск халкы соравы буенча җыелган: төзелеш материаллары һәм кораллары, эчәргә яраклы су, көнкүреш әйберләре. Бу ярдәм Татарстан шефлыгында булган территорияләрдә яшәүчеләргә йортларын торгызырга һәм тыныч тормышка кайтырга мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, гуманитар конвой составында көнкүреш әйберләре, техника өчен запас частьләр һәм махсус хәрби операциядә катнашучы солдатлар өчен билгеләнгән инструментлар тутырылган посылкалар да бар. Гуманитар ярдәмне Луганск һәм Херсон өлкәләренә җибәрәләр.
Гуманитар ярдәм волонтерларның, битараф булмаган түбәнкамалыларның, предприятиеләрнең һәм кече һәм урта бизнес вәкилләренең актив ярдәме нәтиҗәсендә җыелды. Түбән Кама халкы махсус хәрби операция башланганнан бирле гомуми авырлыгы 2100 тоннадан артык булган 143 машина җибәрде.

