Түбән Камада җитәкчеләр эш көнен игелекле эштән башладылар: «Кыш бабай бул!» акциясенә кушылдылар. Ел саен НТР медиахолдингы үткәрә торган акция шулай дип атала.
Җитәкчеләр татлы бүләкләрне, йомшак уенчыкларны, китапларны, иҗат өчен комплектларны һәм өстәл уеннарын Кыш бабайның капчыгына салдылар. Яңа ел алдыннан аларны балалар йортына, «Балкыш» приютына, «Веста» үзәге нәниләренә, шулай ук Югары Чаллы интернат-мәктәбендә тәрбияләнүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга тапшырачаклар.
Быел хәрбиләрнең гаиләләре өчен дә, Донбасс балалары өчен дә бүләкләр җыялар. Алар бүген бигрәк тә игътибарга һәм кайгыртуга мохтаҗ. Һәр балага Яңа елның төп герое үзенең шәхси бүләген бирәчәк.
Акциядә һәркем катнаша ала. Кыш Бабай склады Химиклар проспекты, 64а (НТР бинасы) адресы буенча урнашкан. Сез дә татлы бүләкләр, уенчыклар, китаплар китерә аласыз.

