Бүген Түбән Камадан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм партиясе җибәрелде.
Йөк мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре соравы буенча җыелган иде. Тартмаларда иң кирәкле әйберләр - киемнәр, гигиена әйберләре һәм дарулар. Бу турыда НТР 24 хәбәр итте.
Гуманитар ярдәм төялгән машина иртәгә үк урынга килеп җитәчәк. Машинаны Белгород өлкәсенең вакытлыча саклау пунктында бушатачаклар. Аннан ярдәмне хәрби хезмәткәрләргә, шулай ук госпитальләргә таратачаклар.

