ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин җитәкчелек иткән 15 елда Түбән Камадагы иң мөһим вакыйгалар
Айдар Метшин
  • 04 Октябрь 2021 - 14:10
  • Караулар: 329

Айдар Метшин Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы, Түбән Кама мэры булып торган 15 ел эчендә шәһәр һәм район тормышында зур үзгәрешләр булды: балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзелде, хастаханәләр һәм сырхауханәләр ремонтланды, юллар тәртипкә китерелде, парклар һәм ишегаллары төзекләндерелде.

2006 ел

2 декабрьдә Түбән Кама муниципаль район Советының чираттан тыш сессиясендә Айдар Метшин Түбән Кама муниципаль районы башлыгы итеп сайланды.

Спасибо Айдару Метшину: ключевые события в жизни Нижнекамска и района за 15 лет

2007 ел

Түбән Камада ремонттан соң Илдус Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сарае үз ишекләрен ачты.

Спорт сөючеләр өчен дә шатлыклы вакыйга булды: Ямьле урамында «Батыр» физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылды.

Спасибо Айдару Метшину: ключевые события в жизни Нижнекамска и района за 15 лет

Моннан тыш, шул ук елны, суны тирәнтен чистарту станциясен ачу тантанасы булды.

2008 ел

Химиклар проспекты, 16 адресы буенча урнашкан азгаиләле тулай торак бинасында микрорайонның беренче иҗтимагый үзәге ачылды.

Спасибо Айдару Метшину: ключевые события в жизни Нижнекамска и района за 15 лет

2008 елда районда да үзгәрешләр булды: Кама Аланында «Олимпия» боз сарае файдалануга тапшырылды.

2009 ел

Шәһәрнең барлык салым түләүчеләре өчен дә шатлыклы вакыйга булды: Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11 нче районара инспекциясе Шинчылар ур., 4 адресы буенча урнашкан яңа бинага күчте.

Спасибо Айдару Метшину: ключевые события в жизни Нижнекамска и района за 15 лет

2010 ел

Түбән Кама «Электрон сәламәтлек саклау» проектын гамәлгә кертү өчен сынау мәйданчыгы итеп сайланды.

Спасибо Айдару Метшину: ключевые события в жизни Нижнекамска и района за 15 лет

2011 ел

Балаларны яклау көнендә «Подсолнушек» балаларны үстерү үзәге ачылды, бу соңгы 15 елда ачылган беренче балалар бакчасы булды.

Спасибо Айдару Метшину: ключевые события в жизни Нижнекамска и района за 15 лет

Төзүчеләр бистәсендә яшүсмерләр өчен «Патриот» хәрби-патриотик үзәге ачылды.

Кама Аланында яңа медицина комплексы территориясендә урнашкан тернәкләндерү үзәге һәм район хастаханәсе бинасы рәсми рәвештә ачылды.

2012 ел

Шәһәр көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстанда беренче «Кояшлы Алан» гаилә һәм спорт ялы паркы ачылды. Биредә баскетбол, теннис, классик волейбол һәм бадминтон уеннары өчен универсаль мәйданчык төзелде. Пляж волейболы өчен мәйданчыклар, шулай ук урам тренажерлары мәйданчыгы аерым җиһазландырылды. Шул ук елны Халык иҗаты йорты янында татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды.

Спасибо Айдару Метшину: ключевые события в жизни Нижнекамска и района за 15 лет

Өченче буын университеты үз ишекләрен ачты.

2013 ел

Капиталь ремонттан соң яңа җиһазлар белән җиһазландырылган заманча перинаталь үзәк - бала тудыру йорты ачылды. Тынычлык проспектына реконструкция ясалды.

Спасибо Айдару Метшину: ключевые события в жизни Нижнекамска и района за 15 лет

2014 ел

11 милли җәмгыять өчен Халыклар дуслыгы йорты үз ишекләрен ачты.

Спасибо Айдару Метшину: ключевые события в жизни Нижнекамска и района за 15 лет

Күпфункцияле үзәк ачылды, ул соңгы елларда шәһәрдә гамәлгә ашырылган иң социаль мөһим проектларның берсе.

 2015 ел

Яңартылган Тукай паркы ачылды. Шагыйрь исемен йөрткән үзәк китапханә белән парк күршедә. Анда шулай ук капиталь ремонт ясалган. Биредә ике зал – сәнгать һәм тармак әдәбияты залы, заманча конференц-зал, иҗади кунакханә һәм хәтта уен бүлмәсе дә бар.

Спасибо Айдару Метшину: ключевые события в жизни Нижнекамска и района за 15 лет

Шәһәр көнендә Түбән Камада күптән көтелгән вакыйга булды: 2 нче хастаханәнең яңа бинасы ачылды. Бу вакыйганы түбәнкамалылар 23 ел көтте.

2016 ел

Җәен шәһәрнең берничә мәйданчыгында зур төзелеш эшләре башланды. Әле беренче төзүчеләр тарафыннан салынган шәһәр паркы яңартылып, «Гаилә» исеменә ия булды.


2017 ел

«Түбән Кама Нефтехим»ның беренче директоры Николай Васильевич Лемаев исемендәге мәйданны реконструкцияләделәр. Шулай ук биредә биш зона төзелде, алар төрле яшьтәге балалар өчен иҗат территориясе булды. Моннан тыш, амфитеатрлы зур музыкаль зона да барлыкка килде.


Ял итүчеләрне «Кама» инклюзив пляжы кабул итте. Күптән көтелгән объект иҗтимагый киңлекләрнең республика программасы кысаларында төзелде. Кама Аланында шулай ук «Мандарин» пляжы һәм «Яшьләр» скверы ачылды.

 2018 ел

49 нчы микрорайонда т«Норма 36» мәктәбе, шулай ук «Мы» балалар бакчасы төзелеше башланды.


 2019 ел

Яңартылган «Велики» паркы ачылды. Биологик-чистарту корылмалары яңартылды.


2020 ел

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына Җиңү мәйданы реконструкцияләнде. Мәйданда Түбән Кама җире геройларына – 5 Дан орденының тулы кавалерына һәм 5 Советлар Союзы геройына 10 сын куелды.



2021 ел

Ашыгыч медицина үзәге төзелеше башлану. Төзелешне 2022 ел ахырында тәмамлау планлаштырыла. Түбән Каманың 31нче микрорайонында «Адымнар» белем бирү комплексы төзелә, ул киләсе елда үз ишекләрен ачачак. Бу - заманча китапханәләр, уку заллары, иркен актлар залы булган яңа мәктәп булачак.


34 нче микрорайонда төзелә торган белем бирү комплексы да яңа мөмкинлекләр территориясе булачак. Кояшлы Аланда экстрим-парк төзелешенең беренче этабы тәмамланды һәм «Камский Артек» лагерен реконструкцияләүнең икенче этабы бара.

«Мин 15 ел дәвамында безнең территориядә барган динамик инициативаларның нәтиҗәләрен күрү мөмкинлегем өчен бик рәхмәтле. Тулаем алганда, без территориябезнең динамик һәм тотрыклы үсеше юлына чыктык», - дип билгеләп үтте интервьюларның берсендә Айдар Метшин.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^