ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Каманың яңа микрорайоннарында балалар бакчалары төзеләчәк
Балалар
  • 19 Февраль 2021 - 13:10
  • Караулар: 173
2024 елга кадәр Түбән Камада яңа балалар бакчалары –  34 нче микрорайонда 320 урынга исәпләнгән  балалар үсеше үзәге һәм 2023 елда 49 нчы микрорайонда яңа мәктәпкәчә учреждение ачарга планлаштыралар.

Бу хакта хисап сессиясендә Түбән Кама мэры Айдар Метшин сөйләде: «2016 елдан Түбән Камада 5 балалар бакчасы файдалануга тапшырылды, шуларның икесе узган ел ачылды. Без 1 300 яңа мәктәпкәчә урын булдырдык, шуларның 600 е -  3 яшькә кадәрге балалар өчен».

2020 ел нәтиҗәләре буенча мәктәпкәчә белем бирү йортлары белән тәэмин итү 98,5% тәшкил итә. Бу күрсәткеч республикада иң югары күрсәткечләрнең берсе булып кала бирә. 3 яшьтән олырак балалар мәктәпкәчә учреждениеләрдә урыннар белән тәэмин ителгән, 2 айдан 3 яшькә кадәрге балалар йөрү  коэффициенты 91,8% тәшкил итә»,-дип ассызыклады Айдар Метшин.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*