26 февраль көнне Сухрау авылының «Аленушка» балалар бакчасында дүртенче тапкыр «Аҗаган» район хәрби спорт уены уздырылды. Анда Ташлыктан алып Кама Аланына кадәр тугыз авыл балалар бакчасыннан 27 бала катнашты.
Старт алдыннан яшь катнашучыларның ата-аналары һәм педагоглары белән бергә Ватанны саклаучыларга хөрмәт йөзеннән Махсус хәрби операция геройлары монументына чәчәкләр салдылар.
Аннары старт башланды! Командалар элемтәчеләр, мина кыры, медсанбат, каршылыклар полосасы, куркыныч зона станцияләрен үтеп, батырлык, команда рухы һәм үзара ярдәмләшү күрсәттеләр.
Сынаулардан соң солдат боткасы һәм тантаналы бүләкләү булды:
1 урын — «Алга» (Ташлык авылы)
2 урын — «Штурмовики» (Ширәмәт авылы)
3 урын — «Победа» (Сухрау авылы)

