Түбән Кама районының Мәктәпкәчә белем бирү идарәсе җитәкчесе Светлана Андрианова «Эшлекле дүшәмбе»дә 1 сентябрьдән балалар бакчалары эшендә булачак үзгәрешләр турында сөйләде.
Быел Түбән Кама районында 97 балалар бакчасы 3 меңгә якын баланы кабул итәчәк. Алар өчен яңа 2025-2026 уку елына урыннар җитәрлек, дип ассызыклады Светлана Андрианова.
Яңа уку елы алдыннан мәктәпкәчә белем бирү системасында берничә үзгәреш булды:
• Красный Ключ поселогындагы “Әкият” балалар бакчасы капиталь ремонттан соң ишекләрен ачачак.
• Ике мәктәпкәчә учреждение алты көнлек эш режимына күчә.
• 53 нче балалар бакчасында 6 айдан 1 яшькә кадәрге балалар өчен төркем ачуга әзерлек бара.
• 8 нче балалар бакчасында шикәр чире белән авыручы балалар өчен төркемнәр ачыла.
Моннан тыш, биш балалар бакчасында керү өчен исәпләнгән яшь датасы үзгәрәчәк. Әгәр балага 31 декабрьгә кадәр 1 яшь тулса, ул кайбер мәктәпкәчә учреждениеләргә кабул ителергә мөмкин.
Светлана Андрианова билгеләп үткәнчә: «Аерым микрорайоннарда “һәркем җәяү барып җитү” мәсьәләсе элеккечә актуаль булып кала. Һәм бу очракта һәр гаилә өчен без, баланың яшен һәм үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып, мәктәпкәчә учреждениенең мөмкин булган вариантларын сайларга әзер».

