Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Түбән Кама – бик яшь шәһәр, 45 яшен күптән түгел генә тутырды. Ләкин үзенең бик яшь булуына карамастан, безнең шәһәребез инде күп уңышларга иреште, бик югары үсеш алды.
Түбән Кама – ташкынлы иҗтимагый, сәяси һәм сәнәгый тормышлы шәһәр.
Чулман елгасы буенда урнашкан уңайлы, җыйнак шәһәрчек, үзенең киң урамнары, яшел парклары белән килгән кунакларны көләч йөз белән кабул итә.
Тиз үсүчән, яңалыкларга, үзгәрешләргә әзер, камиллеккә омтылучан Түбән Кама шәһәре вакыт белән бер аякка атларга тырыша.
Шушы бүлектә сез шәһәребез тормышының төрле өлкәләре белән якынрак таныша аласыз.