Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Рифкать Хәйрулла улы Гайнуллин ТАССРның Әгерҗе районы Барҗы авылында 1924нче елның 11нче гыйнварында укытучы гаиләсендә туа. 1942нче елда Совет армиясе сафларына алына. 1943нче елда 322нче дивизия полкы разведчигы була, соңрак аны Армия штабы махсус разведкасына алалар. Ул сугышны Украина фронтында 60нчы армия штаб командиры буларак үтә. Берничә тапкыр дошман тылына җибәрелеп, анда разведка-тикшеренү операцияләре башкара. Ул – Дан орденының тулы кавалеры, берничә мәртәбә Мәскәүдә Җиңү парадында катнашкан шәхес. Олы яшьтә булуына карамастан, яшь буынның алыштыргысыз ярдәмчесе һәм киңәшчесе буларак таныла.
Сугыштан соң Рифкать Хәйрулла улы кече командирлар әзерләү курсларында хезмәт итә. 1947нче елда гына туган җирләренә әйләнеп кайта. Аны районның партия комитетына эшкә чакыралар. Үзенең төп хезмәт вазыйфасын иҗтимагый эшләр белән бергә үреп бара: икътисад буенча район, районара конференцияләр җитәкчесе, лектор, Алабуга ветераннар Советы рәисе, партия өлкә комитетының Алабугадагы марксизм-ленинизм университеты директоры.
1989нчы елда Рифкать Гайнуллин Түбән Камага күчеп килә, биредә дә үзенең актив тормыш рәвешен туктатмый: ветераннар Советы, Аксакаллар шурасы, “Татарстан геройлары” иҗтимагый берләшмәсе әгъзасы була. Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә зур көч куя. Балалар белән очрашуларга йөри. Әгерҗе, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Яр Чаллы шәһәрләре уку йортларында узган очрашулар укучылар күңелендә тирән эз калдыра.
Хезмәт юлы:
1940 нчы ел – Барҗы элемтә бүлегендә эшли;
1942нче ел – Совет армиясе сафларына алына;
15.04.1943-9.05.1945 – сугышта катнаша;
1947-1949нчы еллар – ВКП (б) Красноборск райкомы пропаганда бүлегендә эшли;
1949-1951нче еллар – КПСС ҮК Партия мәктәбендә ирекле тыңлаучы;
1951нче ел - ВКП(б) Морты РК бүлеге мөдире урынбасары;
1952нче ел - ВКП(б) Морты РК бүлеге 3нче секретаре;
1954нче ел – КПССның Алабуга РК Морты төбәге буенча җаваплы секретаре;
1957нче ел - КПССның Алабуга РК секретаре;
1959нчы ел – район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары;
1962нче ел – Алабуга дәүләт педагогия институтында марксизм-ленинизм теориясе буенча өлкән укытучы;
1975нче ел – КПССның тарих һәм политэкономия кафедрасы өлкән укытучысы;
1976-1984нче еллар – КПССның марксизм-ленинизм университеты Алабугадагы филиалы директоры;
02.1984 – лаеклы ялга чыга;
03.1984-1987нче еллар - КПССның тарих һәм политэкономия кафедрасы өлкән укытучысы.
Гомуми хезмәт стажы - 54 ел 5 ай.
Бүләкләре:
III дәрәҗә Дан ордены (60нчы армия приказы № 036-н, 14.03.1944);
II дәрәҗә Дан ордены (60нчы армия приказы № 0169, 12.08.1944);
I дәрәҗә Дан ордены ( СССР Югары Советы Президиумы Указы, 10.11.1970)
Рифкать Хәйрулла улы Гайнуллин 2009нчы елның 22нче июлендә вафат.
2010нчы елның 5нче маенда Түбән Каманың бер урамына Рифкать Гайнуллин исеме бирелде.