Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Әхсән Сарыйм улы Фәтхетдинов 1939нчы елның 7нче июнендә Татарстанның Чирмешән районы Урманасты Үтәмеш авылында туа. Авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Куйбышев өлкәсенең Камышлы татар педучилищесында белем ала. Аннан соң берникадәр вакыт укытучы булып эшли. Түбән Тагил педагогия институтының сәнгать-графика факультетында белем алып, 1969нчы елда Татарстанга кайта һәм 30 елдан артык Түбән Кама шәһәрендә яши һәм иҗат итә.
Әхсән Фәтхетдинов иҗатының башлангыч этабы агачтан уеп, декоратив-нәкыш ясауга һәм монументаль рәсемнәр иҗат итүгә багышлана. Әхсән Сарыйм улы иҗат иткән әсәрләр Түбән Каманың үзенчәлекле символы булып торалар. Ул күп кенә объектларны, җәмәгать биналарын бизәкләп эшләүдә катнаша. Алар арасында – музыка училищесы, энергетика-төзелеш техникумы, «Бигеш» аэропорты, «Кама» кунакханәсе, аттракционнар паркы, «Әкият» кафесы, балалар бакчалары бар.
1992нче елда Венгриядә аның шәхси күргәзмәсе оештырыла. Күргәзмәдә Венгрия Президенты да катнаша. Шул ук елда аның хезмәтләре Президент Фонды тарафыннан Казан милли-мәдәни үзәгендә урын ала. 1998нче елда Санкт-Петербург телевидениесе тарафыннан Ә.Фәтхетдинов иҗаты турында документаль фильм төшерелә.
Ә.Фәтхетдиновның иҗаты гаять үзенчәлекле. Әсәрләрендәге төп темаларның берсе – Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты. Аның бик күп рәсемнәре һәм сынлы композицияләрендә шагыйрь, аның әсәр геройлары урын ала. Ә.Фәтхетдинов үзенең үзенчәлекле дөньясын булдырып, шуны татар мәдәниятенең табигый бер өлешенә әйләндерә. Агач, пластика һәм рәсем сәнгатенең башка өлкәләрендә иҗат ителгән хезмәтләрендә татар халкының бай мифологик мирасы һәм сынлы сәнгатьнең бүгенге чаралары уңышлы үрелә. Ә.Фәтхетдинов- барлык түбәнкамалыларның яраткан һәм абруйлы рәссамы.
2012нче елның 15нче июлендә вафат.