Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Нуриев Мансур Закирҗан улы 1940нчы елның 5нче февралендә Зәй районы Куш-Елга авылында крестьян гаиләсендә туган. 1941нче елда әтисе сугышка алына, ләкин кире әйләнеп кайтмый. Әнисе һәм ике апасы колхозда эшлиләр. 1948нче елда туган авылында беренче сыйныфка бара. Дүртенче сыйныфтан күрше авыл мәктәбендә укый. 1955нче елда җидеелык мәктәпне тәмамлый. Тормыш шартлары авыр булу сәбәпле, алга таба укуын дәвам итә алмый. Колхозда эшли, 1957нче елда Яр Чаллы шәһәрендә комбайнчылар курсында укый. 1957 - 1959нчы елларда Алтай краена комбайнчы булып эшкә җибәрелә. 1960-1966нчы елларда туган авылында комбайнчы булып эшли. Кыш көннәрендә механик вазыйфасын башкара.
1966нчы елда Түбән Камага килә, Әлмәт участогына слесарь- монтажчы булып урнаша.
1973нче елдан слесарь- монтажчылар бригадиры булып эшли. 1976нчы елда “Тугызынчы бишьеллык ударнигы” исеме бирелә. Шул ук елда Хөрмәт Билгесе ордены белән бүләкләнә.
1977нче елда “Татарстанның Атказанган төзүчесе” исеме бирелә. 1977, 1979 нчы елларда - социалистик ярыш җиңүчесе.
1980нче елда “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә, РСФСР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә Мактау грамотасына лаек була. 1981нче елда “ Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины” исеме бирелә. 1984 -1987нче елларда халык депутатларының шәһәр Советы депутаты. Ул – РСФСРның атказанган төзүчесе. 1985нче елда Монтаж һәм махсус төзү эшләре министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Үзе эшләгән трестның күп кенә Мактау грамоталары, бүләкләр иясе.