ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада Данил Галиев һәм Илһам Шакиров истәлегенә көрәш буенча турнир узды
Спорт
  • 14 Апрель 2025 - 16:27
  • Караулар: 208

12-13 апрель көннәрендә "Шинник" спорт комплексында легендар батыр, сигез тапкыр Россия чемпионы, унөч тапкыр Татарстан чемпионы, атказанган спорт мастеры Данил Галиев истәлегенә багышланган Көрәш буенча XXXI республика турниры, шулай ук ТР һәм РФ халык артисты, күренекле җырчы Илһам Шакиров истәлегенә багышланган IV яшьләр турниры булды.

 Чарада Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов булды, ул уздырыла торган ярышларның спортны үстерү һәм күренекле шәхесләр истәлеген саклау буенча әһәмиятлелеген ассызыклады.

В Нижнекамске прошли турниры по көрәшв память о Даниле Галееве и Ильгаме Шакирове

 Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов әлеге чараларның шәһәр һәм республика өчен зур урын тотуларын ассызыклады: "Данил Галиев һәм Илһам Шакиров, үзләренең күренекле талантлары һәм тормыш казанышлары белән онытылмас эз калдырып, Татарстан тарихына исемнәрен алтын хәрефләр белән язып куйдылар. Катнашучыларның географиясе ярышларның югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Барлык катнашучыларга уңышлар, гадел көрәш һәм якты җиңүләр телим!”

Турнирлар кысаларында иң яхшылар исеменә төрле төбәкләрдән 32 командадан 287 спортчы көрәште. Түбән Кама-1 командалары ("Легион-17" СК, "Шинник" СК) гомуми зачетта 12 нче урынны алдылар, бу җитди көндәшлек шартларында лаеклы нәтиҗә булып тора.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^