6 сентябрьдә Түбән Камага «УРАМ Тур» килә — «Айда» экстрим-паркында очрашабыз. Бу синең берьюлы дүрт дисциплинаны — самокат, BMX, паркур һәм скейтбордингны сынап карау мөмкинлегең. Чара 11:30 да башлана.
Мастер-классларга алдан теркәлү сорала: clck.ru/3VTRqJ
Проект «Татарстанда җәй» программасы һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татнефть» компаниясе ярдәмендә уза.

