ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Гимн һәм алкышлар астында: 21 укучы РФ гражданины паспортын алды
Яшьләр
  • 11 Декабрь 2025 - 16:18
  • Караулар: 71

Бүген Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә мәктәп укучыларына паспортлар тапшыру тантанасы узды. Чара 12 декабрьдә билгеләп үтелә торган РФ Конституциясе көненә багышланды.

21 укучы үзенең беренче төп Россия Федерациясе гражданины документын алды. Чара музыкаль чыгыш һәм Россия законнарына багышланган танып белү викторинасы белән үрелеп барды.

Под звуки гимна и аплодисменты: 21 ученик получил паспорт гражданина РФ

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Александр Умников балаларга изге теләкләрен җиткерде: «Бездә тантаналы рәвештә паспорт тапшыру традициясе булуы сөендерә. Чын күңелемнән һәркемгә баш өстендә тыныч күк йөзе һәм хәерле гомерләр телим!»

Под звуки гимна и аплодисменты: 21 ученик получил паспорт гражданина РФ

Документларны балаларга Россия Эчке эшләр министрлыгының Миграция мәсьәләләре буенча идарәсенең инспекторы, полиция лейтенанты Усманова Диана тапшырды. Кунаклар алдында укучылар Россия гражданины антын әйттеләр.

Под звуки гимна и аплодисменты: 21 ученик получил паспорт гражданина РФ

«Алдынгылар хәрәкәте» активистлары яңа паспорт ияләренә истәлекле бүләкләр — документларга матур тышлыклар һәм символик түштамгалар тапшырдылар.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^