Узган шимбәдә Түбән Камада «Рубаха» инклюзив арт-кластеры һәм Ринат Вәлиев җитәкчелегендәге Азнакай яшьләр радиостанциясе тарафыннан оештырылган «Космонавты на связи с Рубахой» чарасы узды.
.jpeg)
Космос белгече Ринат Фәхразиевич миллиметр төгәллек белән Түбән Кама өстеннән Халыкара космик станциянең 71 нче экспедициясенең очу вакытын һәм координаталарын исәпләп чыгарган. Билгеләнгән сәгатьтә ул махсус җиһазлар ярдәмендә станция белән радиоэлемтә урнаштырган, һәм Түбән Каманың «көчле рухлы» яшьләре космонавт Александр Гребенкинга реаль вакыт режимында үз сорауларын бирә алдылар.

Төрле сораулар яңгырады: космостагы йорт хайваннарыннан алып космик туризмга кадәр, спорт һәм менюдан алып орбитада бәйрәмнәр үткәрү һәм авырлыксызлыкта була торган могҗизаларга кадәр. Александр Гребенкин яшьләрнең барлык сорауларына да җавап бирде һәм Җиргә кайткач кунакка килергә вәгъдә итте.

Әлеге гаҗәеп вакыйга уңаеннан барлык катнашучылар да Роскосмостан Халыкара космик станциянең 71 экипажы белән радиоэлемтә сеансында катнашу турында истәлекле дипломнар алдылар.

