Узган ял көннәрендә Кама Аланында эшче яшьләрнең 14 нче туристик слеты узды.
Ике көн дәвамында 60 тан артык катнашучы иҗади конкурсларда осталыкларын күрсәтте. Командалар палаткалар сүтеп җыйды, су кайнатты, төеннәр бәйләде, «дуслык» кичүе узды һәм башка ярышларда катнашты.
Туристик слетта иң кызыклы сынауларның берсе - пешекчеләр конкурсы. Катнашучылар карабодайдан аш әзерләде һәм судьяларга тәкъдим итте. Конкурс түбәндәге критерийлар буенча бәяләнде: бизәлеше, эчлеге, тәме һәм әзерлек вакыты.
Ярышлардан соң җиңүчеләр билгеләнде. Беренче урында – «Танеко» АҖ белгечләре, икенче урында – Kama Tyres шина бизнесы предприятиесе хезмәткәрләре, өченче урында – «Сетевая компания» АҖ Түбән Кама электр челтәрләре вәкилләре.

