Бүген Түбән Кама районы Ширәмәт авылында китап укучылар өчен беренче модель китапханә үз ишекләрен ачты. Ул республикада иң борынгыларның берсе булган авыл китапханәсе базасында төзелде.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Ширәмәт китапханәсе «Мәдәният» милли проекты кысаларында бәйгедә җиңүчеләрнең берсе булды. Федераль бюджеттан китапханәне яңарту өчен 5 млн сум акча бүлеп бирелде. Ремонт эшләренә агымдагы елның язында керештеләр. Реконструкция барышында бинаның идәннәре алыштырылды, түшәмнәре һәм стеналары яңартылды, яңа яктырту системалары урнаштырылды, заманча җиһазлар сатып алынды һәм китап фонды яңартылды.
Тантаналы ачылышта Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы урынбасары Александр Умников катнашты һәм китапханәнең авыл халкы өчен җәлеп итү үзәге булырга тиешлеген билгеләп үтте: «Без бүген бөтенләй яңа, заманча форматтагы китапханә ачабыз. Бу китап саклау урыны гына түгел, бу - аралаша торган, үсә торган һәм уйный торган кешеләрне берләштерә торган система. Барыгызны да бу искиткеч вакыйга белән котлыйм. Китап укучылар хәзер күпкә артыр, дип ышанам».
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев һәм Республика яшүсмерләр китапханәсе директоры, төбәк проект офисы җитәкчесе Наилә Вәлиуллина сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
«Безнең республикада модель китапханәләр саны артуы бик шатлыклы күренеш. Аларда интерьер гына түгел, ә эчке функциясе дә үзгәрә. Бу китапханәдә тормыш кайнап торыр, дип ышанам. Менә шундый урыннар яңа мөмкинлекләр ача. Шуңа күрә сезгә иҗади идеяләр һәм проектлар, ныклы сәламәтлек һәм рәхмәтле китап укучылар телим», - диде Наилә Вәлиуллина.
«Бу очрактан файдаланып, мин җирле хакимияткә мөрәҗәгать итәргә телим, алар әлеге китапханә фондын хуплый һәм яңарта ала. Вакыт узу белән китап укчылар яңа китаплар һәм мәгълүмат продуктлары таләп итәчәк. Шуңа күрә бергәләп әлеге китапханәнең эшенә ярдәм итик һәм аларның казанышларына шатланыйк», - диде Ирек Һадиев.
Милли китапханә исеменнән алар китаплар бүләк итте. Моннан тыш, фонд РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовның мәкаләләр һәм чыгышлар җыентыгы белән тулыландырылды.
Бүген китапханәгә килүчеләр яңартылган урынны бәяли алды. Анда төрле һәм төсле балалар әдәбияты, дөньякүләм бестселлерлар һәм танылган авторларның китаплары тәкъдим ителгән. Шулай ук «Тере китап» әсәрләр буенча курчак театры өчен зона, өстәл уеннары мәйданчыгы, уку өчен уңайлы зал, аудиокитаплар тыңлау өчен җиһазлар һәм өстәмә чынбарлык күзлекләре бар. Моннан тыш, төзекләндереләчәк күл янында уку өчен ачык урын ясарга планлаштырыла. Елның җылы вакытында теләгән һәркем матур һәм күңелле шартларда тыныч кына китап укый һәм туган авылы пейзажларыннан ләззәтләнә алачак.
Сүз уңаеннан, китапханә янында мәктәп эшли, анда 110 бала укый, ә балалар бакчасына 38 бала йөри. Балалар учреждениедә туган якны өйрәнү эшен алып барачак, ул Ширәмәт буенча туристик маршрут оештыруда ярдәм итәчәк.
«Минемчә, бу - һәр авыл кешесе өчен зур бүләк. Бер генә шәһәр китапханәсендә дә, мәсәлән, мондый интерактив такта яки мондый өстәмә чынбарлык күзлекләре юк. Без шәһәрдән сезгә кунакка киләчәкбез. Мин сезгә китапханәчеләр кебек игелекле һәм дусларча укучылар телим. Бу үзәк җылы очрашулар һәм аралашу урыны булсын», - диде Түбән Каманың Үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Гөлназ Арсланова.

