ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада өченче тапкыр «Смена» Кама китап фестивале узачак
Мәдәният
  • 22 Август 2025 - 15:45
  • Караулар: 109

2025 елның 30 һәм 31 августында «Смена» заманча мәдәният үзәге СИБУРның «Игелекле эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы ярдәмендә өченче тапкыр «Смена» Кама китап фестивален үткәрәчәк, ул шәһәрдә Татарстан Республикасы көнендә була.

Фестиваль программасы ясалма интеллект һәм технологияләр, Азия мәдәнияте, аниме, электрон һәм кәгазь китаплар тирәсендә тупланган. Вакыйгалар арасында: китап ярминкәсе, лекцияләр, дискуссияләр, балалар һәм яшүсмерләр өчен воркшоплар, гаилә программасы, махсус проектлар, күргәзмә, шахмат турниры һәм башкалар.

Фестиваль Лемаев исемендәге скверда, «Җәлил» театр комплексында, «Ковер» яшьләр үзәгендә һәм башка шәһәр мәйданчыкларында узачак. Фестивальнең барлык инициативалары турында тулырак мәгълүмат һәм җәдвәл Түбән Камадагы «Смена» китап фестиваленең telegram-каналында һәм проект сайтында бар: https://s-m-e-n-a.org/lkf2025_nk/

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^