Иртәгә, 26 апрельдә, Түбән Кама «Татнефть»нең 75 еллыгын «Манзара» сәүдә үзәге каршында бәйрәм программасы белән билгеләп үтәчәк. Чара 10:00 сәгатьтә хезмәт коллективлары һәм тармак ветераннарының тантаналы маршы белән башланачак.

10:40 сәгатьтә сәхнәдә «Сандугач сайрар ил» балалар иҗаты фестивале лауреатлары, «Татнефть»нең талантлы хезмәткәрләре һәм шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. 14:00 дә программаны Самарадан «Кода» кавер-төркеме дәвам итәчәк, ә бер сәгатьтән бәйрәм кунакларын Ижевскиның «Кофеин» кавер-төркеме сөендерәчәк.
Кичәнең хедлайнеры – татар эстрадасы җырчысы, ТМТВ, «Татар җыры» һәм «Алтын Барс» премиясе лауреаты Марат Яруллин. Ул сәхнәгә 16:00 дә чыгачак.
Моннан тыш, бәйрәм территориясендә фуд-корт һәм төрле балалар активлыгы оештырыла. Аквагрим, аттракционнар, батутлар һәм мега-боулинг белән барлыгы 10 станция булачак.
Игътибар! Бәйрәмне уздыру уңаеннан 7:00 дән 18:00 гә кадәр Шинчылар проспектында (Вахитов проспектыннан Бакый Урманче урамына кадәр) автомобильләр хәрәкәте туктатылачак. Үз маршрутыгызны алдан планлаштыруыгызны сорыйбыз.
