ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада мураллар буенча беренче экскурсия узды
Мәдәният
  • 10 Октябрь 2024 - 10:16
  • Караулар: 98

Җәмәгать эшлеклеләре, конфессияләр лидерлары, төрле берләшмәләр җитәкчеләре һәм иҗат индустрияләре вәкилләре шәһәрдә «КАМ-ОН» программасы ярдәмендә барлыкка килгән арт-объектлар белән таныштылар. Бу – СИБУР һәм Түбән Кама администрациясенең уртак проекты. Экскурсия маршрутына 8 масштаблы автор картинасы керде, алар шәһәр йортлары фасадларында ясалды. Проектны оештыручылар һәр муралның тарихы, урам сәнгатенең танылган авторлары, проектның шәһәргә нәрсә бирүе турында сөйләделәр.

Түбән Каманы заманча сәнгать белән тулыландыру буенча «КАМ-ОН» арт-программасын ел башында башлап җибәрделәр. Екатеринбургтан Stenka продюсерлык командасы тикшеренүләр үткәрде: онлайн-анкеталар, халык белән күзгә-күз очрашулар, воркшоплар. Рәссамнар шәһәрлеләрнең Түбән Камага нәрсә җитмәве һәм аны ничек күрергә теләүләре турындагы фикерләрен җыйган. Тупланган белемнәр проектны комплекслы күзаллауга китерде һәм булачак мураллар эскизларының нигезенә салынды. «КАМ-ОН» арт-программасы ярдәмендә йортларның фасадларында шәһәр халкына якын темалар: табигать, гаилә, сәнәгать, спорт чагылыш таба.

Беренче ике картина – «Матушка-Кама» һәм «Лаборант кыз» – узган ел Санкт-Петербургтан RASKRASIMVSЕ командасы рәссамнары тарафыннан иҗат ителде. Быел урам арт-галереясын Екатеринбургтан STENKA продюсерлык үзәге кураторлыгында эшләнгән тагын 6 мурал тулыландырды: «Конструктор полимерлары», «Агач утыртучы малай», «Ай фазалары», «Гаилә», «Лемаев», «Синең уен».

Природа, семья и спорт: в Нижнекамске прошла первая экскурсия по муралам

Барлык картиналар да үзенчә уникаль. Мәскәү рәссамы Тимур Forkaның кабатланмас стиле «пластилин реализм» авторлык техникасында булдырылган арт-программаның гаиләне гәүдәләндергән муралында чагыла. Казан урам рәссамы Рөстәм QBic эшләре дә таныла: Рөстәмнең күп кенә картиналарының аерылгысыз элементы – кубик «Ай фазалары» муралында да барлыкка килде. Санкт-Петербургтан «ХОТ» командасы рәссамнары үзләренең гадәти булмаган стилендә – «геометрик минимализм»да ясыйлар. Түбән Камада аларның иҗаты белән «СИБУР Арена НК» янында «Синең спорт» муралы янында танышырга мөмкин.

Природа, семья и спорт: в Нижнекамске прошла первая экскурсия по муралам

«КАМ-ОН» исеме иҗат, шәһәр һәм халыкның тыгыз бәйләнешен чагылдыра, шәһәр өчен мөһим булган Кама елгасына сылтама ясый. Арт-программаның беренче «Матушка-Кама» муралы нәкъ менә шушы елгага багышланган. Рәссамнар елганы нәфис кыз образында гәүдәләндергәннәр.

«Мураллар һәр шәһәр кешесенә якын һәм мөһим темаларга багышлана: гаилә кыйммәтләренә, экологиягә, мәдәнияткә, милли традицияләргә, спортка, Түбән Кама сәнәгатенә. Әлеге темаларны узган язда шәһәрлеләр үзләре воркшоп вакытында тәкъдим итте. Россиянең төрле почмакларыннан килгән рәссамнар бу кыйммәтләрне үз картиналарында чагылдырдылар, урам рәсем сәнгатенең уникаль экспонатларын булдырдылар», – дип билгеләп үтте «Түбән Кама нефтехим»ның корпоратив коммуникацияләр юнәлеше һәм брендингы җитәкчесе Ранис Хәлилов.

Түбән Каманың яңа арт-истәлекле урыннары буйлап экскурсия «База» креатив индустрияләр үзәгендә мастер-класс белән тәмамланды. Кунакларның һәркайсы, шопперларда мураллар ясап, үзен урам рәссамнары ролендә хис итә алды.

Природа, семья и спорт: в Нижнекамске прошла первая экскурсия по муралам

«КАМ-ОН» программасы кысаларында тагын бер арт-объект быел яңартылган Менделеев бульварында барлыкка киләчәк. Бульварның бизәге булып икенчел материаллардан – пластик капкачлардан җыелган бөек рус галиме һәм химигы Дмитрий Менделеев портреты торачак. Булачак портретның детальләрен җыюда шәһәрлеләр үзләре, шул исәптән Түбән Каманың СИБУР предприятиесе хезмәткәрләре дә катнашкан.

«КАМ-ОН» паблик-арт программасы дәвам итә: киләсе елда Түбән Камада яңа арт-объектлар барлыкка киләчәк.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^