ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама үзенең туган көнен ничек билгеләп үтәчәк
Мәдәният
  • 16 Сентябрь 2024 - 10:06
  • Караулар: 143

Бу якшәмбе, 22 нче сентябрьдә, Түбән Кама үзенең туган көнен билгеләп үтәчәк. Шәһәргә – 58 ел. Бәйрәмгә багышланган тантаналы чаралар 20 нче һәм 21 нче сентябрьдә узачак.

«Шәһәр көне – безнең нинди матур урында һәм нинди шәп кешеләр белән яшәвебезне тагын бер кат раслау мөмкинлеге ул. Шуңа күрә бу бәйрәм генә түгел, ә яраткан шәһәребезгә, беренче төзүчеләргә һәм Түбән Каманың барлык халкына хөрмәт күрсәтү», - дип ассызыклады «эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин.

Җомга көнне, 20 нче сентябрьдә, «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында реконструкцияләнгән ишегалларын тантаналы ачу планлаштырыла. Бәйрәм чаралары Кайманов, 2/18 һәм Менделеев, 16, Вахитов проспекты, 32 һәм Төзүчеләр бистәсендә узачак.

Капиталь ремонттан соң «Доброволец» яшьләр-яшүсмерләр үзәге ачылачак (Корабельная ур., 25).

18 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятендә камера оркестрының, «Капелла» вокаль ансамбленең һәм халык уен кораллары оркестрының концерт сезонын ачу планлаштырыла.

Шимбә көнне, 21 нче сентябрьдә, 9 сәгатьтә «Батыр» спорт комплексында Скандинавия (төньяк) йөреше фестивале ачылачак. 12 сәгатьтә җиңел атлетика буенча «КРОСС-наций» йөгереше планлаштырылган.

11 сәгатьтә тантаналы рәвештә Менделеев исемендәге бульварны һәм 27 нче микрорайонның җәяүлеләр променадын ачачаклар.

«Айда» экстрим-паркы яшьләр өчен бәйрәм мәйданчыгы булачак. 12 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр Түбән Кама райдерлары һәм яшь спортчылар катнашында экстремаль спорт төрләре буенча ярышлар, «Айда» паркы инструкторларының мастер-класслары узачак.

13 сәгатьтә Яшь тамашачы театрында А.С.Пушкин әкиятенә нигезләнгән «Жил старик со своею старухой» спектакленең премьерасы була. Премьералар шулай ук 22 нче һәм 23 нче сентябрьдә узачак.

Шулай ук шимбә көнне «Гаилә» шәһәр паркы территориясендә икенче тапкыр «Игелекле Түбән Кама» хәйрия фестивале узачак. Рәсми ачылыш 14 сәгатьтә планлаштырылган.

Шәһәрнең туган көнен бәйрәм итүнең үзәк мәйданчыгы «Манзара» сәүдә үзәге янында урнашачак. 12 сәгатьтән Зур гастрономия фестивале эшли башлый. Шинчылар проспектында спорт машиналары һәм мотоциклчылар күргәзмәсе оештырылачак. Ә 16 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр «Манзара» янында Түбән Кама иҗат коллективлары, Татарстан Республикасы артистлары Рәсим Низамов һәм Алинә Давыдова катнашында концерт марафоны узачак. Шәһәр халкын бәйрәм белән «Galibri & Mavik» музыкаль дуэты котлаячак.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^