ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама музеенда күргәзмә-аукцион ачыла
Мәдәният
  • 26 Гыйнвар 2024 - 11:40
  • Караулар: 107

Түбән Кама рәссамнары да «Түбән Кама геройларына җылылык бүләк итик» хәйрия акциясенә  кушылырга  булды. Бу акция турында Ватанны саклаучылар көне алдыннан Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин игълан итте.

1 февраль көнне комплекслы музейда күргәзмә-аукцион ачыла. Теләгән һәркем Түбән Каманың танылган рәссамнарының картинасын сатып алырга мөмкин. Сатудан кергән акчалар сугышчылар өчен кирәкле әйберләр комплекты сатып алуга юнәлдереләчәк.


Комплекслы музей Төзүчеләр проспекты, 14 адресы буенча урнашкан. Тантаналы ачылыш 17:30 сәгатьтә була.


Исегезгә төшерәбез, «Түбән Кама геройларына җылылык бүләк итик» акциясенә һәр түбәнкамалы кушыла ала. Теләгән сумманы  добро-нк.рф  сайтына күчерергә мөмкин.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^