ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама яшьләр театры яңа театр сезонын ача
Мәдәният
  • 05 Сентябрь 2023 - 14:24
  • Караулар: 129

9 сентябрь көнне Түбән Кама яшь тамашачы театры яңа 29 нчы театр сезонын ача.

Бу көнне тамашачылар Корней Чуковский әкиятенә нигезләнгән «Муха-Цокотуха» спектаклен күрәчәк.

Күңелле һәм гыйбрәтле хикәядә кечкенә чебен тормышы турында сөйләнелә. Ул акча  тапкан, аның хөрмәтенә самовар сатып алган һәм барлык бөҗәкләрне чәй эчәргә чакырган.

Спектакль 15.00 сәгатьтә башлана. Яшь тамашачы театры Лемаев, 2 адресы буенча урнашкан.

Шулай ук бер ай дәвамында Түбән Кама халкы һәм кунаклары «Голоса города Н» һәм «Как Кощей Бессмертный на Василисе женился» спектакльләрен күрә алачак. Моннан тыш, тамашачыларны «Перекресток» проекты көтә:  ЛИТО «Данко» катнашучылары һәм Динар белән Гүзәл Нәбиуллиннар дуэты.

Телефон: 8-917 396-04-00.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^