26 августта Түбән Камада Нефтьчеләр көне билгеләп үтеләчәк. Бәйрәм чаралары Кызыл Чишмә бистәсендә, Халык иҗаты йорты янында һәм «Танеко Арена» боз шугалагы янындагы мәйданчыкта узачак.
Бәйрәм чаралары 10:30 сәгатьтә Красный Ключтагы «Изге Чишмә» табигый-ландшафт паркында башлана. Шул ук вакытта Халык иҗаты йорты янында «Татнефть»нең фотокүргәзмәсе ачылачак. 11:15 сәгатьтә Әлмәттән тынлы оркестр чыгышы планлаштырылган.
14:00 сәгатьтә Тынычлык проспектындагы «Танеко Арена» боз шугалагы янындагы бәйрәм мәйданчыгында гастрономия һәм этник фестивальләр, гаилә ялы өчен уен станцияләре узачак, шулай ук акыллы куллану экозонасы эшләячәк. 16: 00 сәгатьтә үзәк сәхнәдә «Танеко» АҖ иҗат коллективлары, Марат Яруллин, Алсу Һәм Азат Фазлыевлар, Фирдүс Тямаев, Алена Апина һәм Владимир Пресняков катнашында концерт программасы башлана. Бәйрәм 21:00 сәгатьтә салют һәм диджей чыгышы белән тәмамланачак.

