Пәнҗешәмбе, 6 апрель көнне, Түбән Каманың комплекслы музеенда Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Илдус Мортазин һәм аның шәкертләренең «Новые имена» күргәзмәсе ачыла.
Үз эшләрен Ирина Бесова, Венера Зәйнуллина, Елена Колосова, Алла Мельникова, Лилия Мөҗипова, Инна Сизинцева, Гөлнара Титова, Ирина Фуражкина һәм Светлана Чернышева тәкъдим итә.
«Картиналар минем мастер-классларда башкарылган. Берничә ел инде мин дәресләр үткәрәм һәм укучыларымның бик күп кызыклы картиналары бар. Без аларны тамашачылар хөкеменә куярга булдык. Аларның җиңүләренә шатланам һәм алар һәр дәрестә уңышлары белән гаҗәпләндерә», - дип яза ВКонтакте сәхифәсендә Илдус Мортазин.
Күргәзмә 6 апрельдә 16.00 сәгатьтә ачыла. Экспозиция 30 апрельгә кадәр эшли. Ачылу көнендә керү ирекле.
Комплекслы музейның адресы: Төзүчеләр проспекты, 14.

